07/04/2010

Туган авылым - Бөрбашым

Табигатьнең матур бер җирендә:
Елга буе, урман кырында.
Урнашкан ул минем туган авылым,
Бөр чишмәсе чыккан урында.

Табигате матур, суы чиста,
Җиләк-җимеш пешә урманда.
Комбайннар шавы ишетелә,
Киң кырларда урак урганда.

Таң атканда сандугачлар сайрый,
Су буенда талда-тирәктә.
Ярый әле җирдә матурлык бар,
Сөенәм мин шуңа бигрәк тә.

Халкым минем ял да итә белә,
Бәйрәм итә сабантуйларда.
Күкләр аяз, еллар имин булсын,
Гөрләсен авылда туйлар да.

Көзен киткән кошлар да бит,
Язын кайта туган җиренә.
Халык бергә тыныч-дус яшәсен
Иминлек булсын һәр җирдә!

Комментариев нет:

Отправить комментарий