8 апр. 2010 г.

Фәннүр энем бәете

“Бисмилләһи” дип башладым бу бәетнең башларын.
Шулай тиз үләрмен диеп, уйламады башларым.
Урман якларына таба тартты бит йөрәккәем.
Башыма агач төшәсен сизгәндер күңелкәем.
Карурманга килеп кергәч, козгыннар каргылдады.
Күрми дә калдым шул инде башыма нарат ауды.
Әти-әни җан биргәндә сезне генә уйладым.
Үтелмичә кала инде мин барасы юлларым.
“Ник киттең, безне ташлап?” – дип туганнар елаәмагыз.
Изге, яхшы догалардан сез мине калдырмагыз.
Әнием, минем “әлифба”мны син үзеңдә сакларсың.
Мин исеңә төшкән саен, Рәсемемә карарсың.
Эх, дусларым, язлар җиткәч, мине сез дә искә алыгыз.
Төрле-төрле чәчәкләрне кабер ташыма салыгыз.
Хәер-фатихамны калдырып,менә шулай киттем дәнядан
Якыннарым, бәһил булыгыз!..кайта алмам яңадан.

Комментариев нет:

Отправить комментарий