07/04/2010

Әбиемә

Күзләрендә инде аның
Дәрт учагы сүнеп килә...
Бар авырлыкны күрсә дә,
Сөенә ул, әнә көлә.

Сызлана шул куллары да
Аяклары авыр атлый.
Тик алай да “Аллага шөкер”ен
Ул кат-кат кабатлый.

Сабыр холыклы бик түзем,
Йомшак, юмарт күңеле.
Эш сөючән аның кулы...
Аның белән күңелле

Бу – минем иң кадерлем,
Иң газизем – әбием.
Ул булганга ямьле була
Яшәгән һәрбер көнем.

Бар яктан да булган, уңган,
Бик өлгер ул әәбием.
Яхшы киңәшче һәм дустым,
Алтыным бит ул минем!

Әбием, бәгърем син һәрвакыт
Күңелемдә булырсың.
Шундый чибәр, матур булып
Хәтеремдә калырсың!

Комментариев нет:

Отправить комментарий