30 янв. 2011 г.

Бөрбаш авылы тарихы

Туган җир... Туган авыл. Йөрәккә нинди якын, кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый.

Авыллар... Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгысы-шатлыгы, куанычлары һәм сагышлары. Аларның кайберләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар. Шуның өстенә авыллар милләтебезгә, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче кадрлар бирә торган изге урыннар. Авыллар гөрләтеп яшәсә, милләт, халык яшәр, үсәр һәм көчәер.

Бу хезмәтнең максаты Бөрбаш авылы тарихына кагылышлы кайбер тарихи документларга, шәҗәрәләргә таянып, халыктан язып алынган мәгълүматларга таянып Бөрбаш авылы тарихын яктырту.

Н. Г. Чернышевның 1971 елда басылган “Селения Казанского ханства по писцовым книгам” дигән хезмәтендә Бөрбаш авылының шактый борынгы авыл булуы турында әйтелә.

Бөрбаш авылы турында А. Артемьевның да кызыклы мәгълүматлары бар. Ул Бөрбаш авылын Кече Чурадан килгән бер татар гаиләсе нигезләгәнлеге турында язган. Елга башланган урында бер генә йорт булганга, елга һәм авыл атамасы да бер сүзе белән бәйләнешле булуы турында әйтә.

Олыларның әйтүе буенча, авылдан читтәрәк элек чирмешләр зираты булган. Чирмешләр Кирәмәт елгасында балаларын чукындырганнар дигән сүзләр дә йөри. Алар турында башка мәгълуматларыбыз юк.

Бөрбаш авылының башлангыч чоры тарихы Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстафадел- әхбар фи әхвали Казан вә Болгар ” дигән китабында яктыртыла.

Шушы тарихи хезмәтне файдаланып авылдашларыбыз Бөек Ватан сугышы ветераны Моратов Гайфи, Садыйков Габделхаклар авылыбыз тарихына кагылышлы мәгълүматларны тагы да тулыландырдылар. Авылдашыбыз Фазлыев Шәйдулла да авыл тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертте. Авыл халкына шәҗәрәләр төзергә булышуда Җәлил хәзрәт Фазлыевның роле зур. Бүгенге көндә авыл тарихын өйрәнүне, авыл тарихы буенча материаллар туплауны тарих укытучысы Гыйниятуллина Рәмзия “Туган якны өйрәнү” түгәрәге әгъзалары белән дәвам итә.

Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстафадел- әхбар фи әхвали Казан вә Болгар ” дигән китабында мондый юллар бар: “Бөре башы авылыннан Ишмән бине Туктаргали бине Көчек бине Тәбеҗ исемле кеше, хайваннары һәм йорт җирләре белән авылдан читкә чыгып, башлап утар ясап урнашкан. Бераздан соң ул Бөре башында яшәүче Әшмәкә исемле кеше белән дошманлашып, шул Әшмәкәнең җәбер һәм хурлауларына түзә алмыйча, үз утарыннан бөтенләй күчеп, Мәчкәрәдә урнашкан.”

Бу юллар Мәчкәрә авылын Ишмән исемле кеше оештырганлыгы турында сөйли. Белүебезчә, Мәчкәрә авылын элек Ишмән иле дип йөрткәннәр.

Өлкән бабалары Тәбеҗ, Бөре суы башында йорт һәм алачык салып, тимерчелек белән кәсеп итеп вафат булган. Бөрбаш авылы кешеләре бу урынны Йорт елга диләр. Елга тирәсендә булган агачлар бетеп, суы корыгач Тәбеҗнең улы Көчек ул урыннан ярты км кадәрге җиргә, елганың югары агымы тирәсенә килеп йорт салган. Аның янына кайбер башка авыллардан кешеләр күчеп килгән. Россия хөкүмәте документларында авыл Көчек пучинкәсе дип йөртелгән. Көчекнең улы Туктаргали Оренбург һәм Каргалы тирәләрендә сәүдә белән гомер итеп, 1080 (1675-1676) елда вафат була һәм шушы авылның каберлегендә җирләнә. Каберлекнең уртасында кабере өстенә исемен һәм вафат булу тарихын язган таш бар. Ташның үлчәме 96х 44х 19. Алгы яктагы текстның 1- 4 нче юлларында җирдәге дөньяның вакытлыча (фани) һәм авыр, начар булуын, ә бакый дөньяның җиңеллеген, рәхәтлеген тасвирлаган Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләре китерелә. 5 нче юл вафат булу вакытын Һиҗри ел исәбе белән белдерә, милади белән 1675- 1676 нчы елларга туры килә. Алга таба хәрефләрнең анык табылмавы сәбәпле, берничә сүзне ике вариантта укырга мөмкин : “ташка бу билгедер” яки “тычкан елыдыр”.

Таштагы язуларны уку өчен авылыбызга Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Милли китапханәсенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Раиф Мәрданов килде.

Өч улыннан Мәмәт исемлесе Бөре башында калып, авыл халкының күбрәге шул Мәмәт нәселеннән килә. Туктаргалинең балалары күп булган: Ишмәмәт, Ишмәкә, Ишмән, Ишкәй, Ишморад. Алар Бөр елгасы, Үтәмеш елгасы, Утар елгасы тирәләрендә зур-зур терлек утарлары тотканнар. Еллар узу белән авыл зурайган. Бөре елгасының башында урнашкан авылга Бөрбаш дип исем биргәннәр.

Еллар үткән саен халык арткан. Һәр елгада, Үтәмештә дә, Утар елгада да терлек утарлары зурайган. Елганың сул ягында башлап утырган урын Әптек тыкрыгы чатында Туктаргалинең уллары яшәгән.

Бөрбаш авлы табигатьнең гүзәл бер почмагында урнашкан. Тирә-ягында калын урманнар, җиләкле аланнар, авыл читеннән Бөре елгасы ага. Бабаларыбыз шул урманнан тукланганнар, ягулыкка, печәнгә аптырамаганнар. Урман эчендә елга башында чишмәләр, күлләр булган. Шуңа күрә бер урынны Чишмәбаш дигәннәр. Һәм хәзер дә шулай йөртәбез. Чыршы, нарат йорт салырга, каралты-кура җиткерергә тотылса, юкәдән чабата, чыпта үргәннәр.

Авылдашыбыз Садыйков Габделхак “Авылым юкәләре” дигән шигырь дә чыгарган.

Гөрләп тора, көйләр көйләп тора,
Бал исенә чумган юкәлек.
Шунда кемдер килеп чыгар төсле
Чабаталык юкә күтәреп.
Бөтенесе юкәләрдән иде
Кабык бишек, чыпта, мунчала.
Аркан булып тартты авылны ул
Якты көнгә, юкә булса да.
Чабатаны күптән оныттык без
Коляскага күчте бәбиләр.
Чыпта урынына идәннәргә
Затлы палас алып җәйделәр.
Авылым юкәләре, сискәнмәгез
Каезламас сезне беркем дә,
Чакырырга гына дип килдем сезне
Җырларыма моңлы бер көндә.

Бөре елгасына авыл урнашкан җирдә ваграк елгалар кушылган. Уң ягында чишмә башыннан соң “Кирәмәт елга”, “Чәкәмәй елга”сы, ә сул ягында “Утар елга”, аның тамагында “Мәүли чишмәсе”. “Аракы пешкән елга”, аңа “Норма” елгасы кушыла, аннан соң зур “Мәрхаб” елгасы, аның тамагында “Мәрхаб” чишмәсе, аннан “Гайни әби чишмәсе” Бөре елгасын зур-мул сулы елга итеп туендырып торганнар. “Аракы пешкән елгада”, халык сөйләве буенча, элек чирмешләр аракы куып ятканнар.

“Кирәмәт” елгасы – авылның көньягыннан Бөре елгасына тоташучы коры елга. Ярлары яшел чирәм белән капланган бу елга исеменең килеп чыгышын картлар борынгы чорлар – элек монда яшәгән удмурд-мари халыкларының тарихы белән аңлата. Аларның төрле дини йолалар башкару урыны – “Кирәмәт” елга исеме белән халык теленә кереп калган.

Бөрбаш авылыннан төньякта якын гына, куе урман шаулап үсә. Халык телендә ул Даулы урман дип йөртелә.Элекке чорларда урманга якын урнашкан Бөрбаш, Сәрдегән, Алан, Яңгул авыллары кешеләре арасында еш кына бәхәс, гауга килеп чыккан. Шуңа күрә Даулы урман дип аталган.

“Утар елга”. Көчек бабай оныкларының бу елга буенда зур-зур терлек утарлары торган. Бөрбаш авылы уртасында, Утар елга тамагында урнашкан чишмә аны казыган кеше исеме белән Мәүли чишмәсе дип йөртелгән. Хәзер бу чишмәне халыкта Юныс чишмәсе дип атыйлар. Аны ясаган һәм карап торучы авыл карты хөрмәтенә шулай атап йөртелә.

Авыл уртасында таллык арасында урнашкан, күп халык файдалана торган чишмә - “Әптек чишмәсе”. Мәчеткә якын урнашкан бу чишмә аны казып карап тоткан югары оч хәзрәте Әхмәдулла исеме белән аталган. Ул кешенең кушаматы Әптеки булган.

“Безнең авылны сорасаң
Аның исеме Бөрбаш.
Карасаң дагын күренми
Бер башыннан бер башы.
Уртасында мәчете бар,
Тар гына бер мәктәбе,
Эш югында җыелырга
Тау башында Әптеки.
Әптекинең мәгънәсе шул,
Тау астында чишмә ул
Әптеки хәзрәт казыган
Зур мөбәрәк чишмә ул” – дип яза бу чишмә турында авылдашыбыз Садыйков Габделхак.

Плотина буендагы наратлык янында Бөре елгасына тоташучы елганы – Йорт елга дип атыйлар. Бөрбаш авылына нигез салучы Көчек бабайның әтисе шул елга буенда тормыш башлаган.

Бөр елгасының башланган урыны авылдан ярты чакрым тирәсе көньяк-көнбатышта урнашкан Бөре чишмәсе. Елга исеменең тарихын картлар түбәндәгечә сөйли: бу елга буенча килеп утыручылар беренче мәртәбә елга суын эчәргә алгач, су савытында агач бөреләре күреп, бу исемне елгага бирәләр. Елга башына урнашканлыктан, Көчек авылы, вакыт үтү белән, Бөрбашы дип йөртелә башлый.

Бөрбашта төрле һөнәр ияләре күп булган: чабата ясаучылар, киез итек басучылар,чыпта сугучылар, морҗачылар, пыялачылар, балта осталары, аучылар, терлекчеләр, умартачылар, 4 тимерче алачыгы булган. Бабайларыбыз оста игенчеләр дә булганнар. Арыш, арпа, солы һәм бодай белән беррәттән, борчак, ясмык, киндер, җитен, шалкан, бәрәңге үстергәннәр.Өсләренә киндер күлмәк-алъяпкыч, киндер чалбар, аякка тула оек белән чабата, өскә тула чикмән, каеры тун, башка йон эшләпә һәм бүрек кигәннәр.

Оренбург якларына ат белән товар йөртүче ямщиклар шактый булган. Ирләр Сәрдегән байларына ялланып, итек түшәп, итек басканнар, хатын-кызлар шул түшәгән итеккә чуар салганнар.

XX гасыр башында авыл 4 өлештән торган. Беренчесе үзәк (урта), икенчесе әҗәл ягы (зират ягы). Андагы пыялачылар (тәрәзәчеләр), йөгерекчеләр, хәтта өяз буенча да билгеле булганнар. Өченче, дүртенче кисәкләре – тау башлары – анда бик эре гәүдәле, таза кешеләр яшәгәннәр.

Авыл халкы тау башларына утырып, шул тау итәкләреннән чылтырап аккан саф сулы чишмәләрдән бик оста файдаланган. Ул чишмәләрдә, хәтта тирә - як авыллардан килеп, бодай юып, кояшта киптергәннәр, тула басып аларны юганнар, үзләре эрләп, суккан киндерләрне агартканнар. Аның өчен барлык чишмәләрне тәртипләп, карап торганнар, мул сулы булулары өчен көчләрен кызганмаганнар.

Авылда 2 мәчет булган. Авыл уртасындагысы 1823 елда салынган, 1883 елда такта белән төрелгән, түбәсе калай, яхшы буялган. 1938 елда манарасы киселгән, 1982 елның февраленә кадәр клуб (мәдәният йорты) булып торды, 1988 елны сүтелде, шул вакыт кайчан салынганлыгы һәм такта белән төрелгәнлеге турындагы язу – такта табылды. Бу корылма 165 ел торган.

Икенче мәчет, югары мәхәлләдәгесе, 1917 елда салынып аның да манарасы киселгәч, башлангыч класс укучылары өчен мәктәп булып тора.

1865 елда туган Гариф Мөхәммәдиев авылда озак кына мулла булып торган. Курса мәдрәсәсендә укыган, гаскәри хезмәткә барып русча яхшы белгән, гаскәри хезмәттә взвод командиры булган. Ул оста һөнәрче дә була. Аның бик яхшы мастерское да булган. Үзе столяр, үзе көпчәкче, өстәвенә оста сәгатьче дә булган. Сәгать футлярлары да ясаган. Аның урам яктан өй чарлагы башына куелган зур түгәрәк сәгате, төгәл вакытны күрсәтеп, урамнан узучыларны шаккатырган. Бакчасында беседка төзегән, мунча белән өй арасына телефон сузган. Бу мулланың ир туганы Садыйк Мөхәммәдиев абыйсы янында мөәзин булып торган. Ул тимерче һөнәрен яхшы үзләштергән, җил тегермәне тоткан. Боларның өченче туганы Җәләл Мөхәммәдиев икенче мәхәлләдә мулла вазифасын башкарган.

1910 елгы исәп алу буенча авылда 269 крестьян хуҗалыгы була. 269 хуҗалыкка 100 ат, 90лап сыер, 150 баш сарык,җир эшкәртү өчен 19 тимер, 30 агач сука, 15 тимер сабан, 40 агач тырма исәпкә алынган. Хуҗалыкларның күбесе үзен-үзе икмәк белән тәэмин итү өчен бик тырышса да, булдыра алмаган, чөнки бар хуҗалыкта да ат булмаган, җире дә бик аз булган. Чабата ясап, чыпта сугып тормыш алып барулары авыр булган. Хәллерәк хуҗалыклар начар яшәмәгән. Укый-яза белүчеләрнең дә саны күп булган. Иген эшләре булмаган арада ямщик булып Оренбургка кадәр товар йөрткәннәр. Вәлиулла исемле кеше кибет салып, шунда авыл халкына кирәкле әйберләр дә сата башлаган.

Авылның хәерчеләнүенә беренче бөтендөнья сугышы да нык тәэсир итә. Авылның әзмәвердәй ир-атлары сугышка китә, бөтен авырлык хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә төшә. Юньләп иген игәрлек кеше калмагач, мал-туар да, кош-корт та кырыла, хәтта карт-коры, бала-чага вакытсыз дөнья куя. Сугышка киткән ирләрнең күбесе сугышта ятып кала, кайберләре гарип булып авылга кайта, ә кайберләре әллә кайларда чит җирләрдә пленда булып, күп казалар күреп туган якларга әйләнеп кайталар.

Авылдашыбыз Хөснетдинов Каримулла патшаның иң зур бүләге – Георгиевский крест белән бүләкләнә.

1921 елда Идел буенда корылык була. Бу еллардагы ачлык мәңге онытылмаслык фаҗига булып кешеләр күңеленә кереп кала. Яз көне чәчелгән ашлык тишелә алмый, көзге арыш көеп бетә, хәтта терлекләр ашарлык та үлән калмый. Кешеләр су буйларында, урманда үскән сәрдә, кузгалак, кычыткан һ.б. үләннәрне ашыйлар.Өлгергән алабута җыеп, аннан он ясап ашыйлар. Ачлыктан, ялангачлыктан авыл халкы һәм аның мал-туары да кырыла. Бары тик хәлле хуҗалыклар узган елдан калган запасы булганнары гына исән кала. Ачлыкка түзә алмыйча, үзләрен ачтан үлем көткән гаиләләр ипи эзләп, Себер якларына чыгып китәләр. Юлда барганда күбесе ачтан хәлсезләнеп, бетләп, тиф белән авырып дөнья куялар. Бөрбаш кешеләренең күбесе Новосибирск шәһәренә урнашалар, эшкә яраклыларын эшкә урнаштыралар, балаларын детдомга урнаштыралар. Фазлыйәхмәтов Габдрахман Новосибирск станциясе начальнигында ат карап, аның йорт эшләрен эшләп торган. Бик тырыш, гадел булган. Станция начальнигы аларга Бөрбашка кайтып урнашу өчен бөтен шартларны тудырган. 1923 елны махсус вагон биреп, ат, сыер, бер өйлек агач биреп озатып җибәрә.

Октябрь җилләре Бөрбаш авылына да килеп җитә. 1918 елдаавылда ярлылар комитеты төзелә. Авыл кешеләреннән Фәхретдин Баһаутдинов, Нәбиулла Хәкимов, Гомәр Нигъматуллин, Миннемулла Абдуллин, Әсма Галиева шул комитетка керәләр. Алар авыл кешеләренә җирләрне күмәкләп эшкәртүдә, хөкүмәттән бирелгән әйберләрне гадел итеп бүлеп бирүдә башлап йөриләр. Авыл Советлары оештырылгач, аның беренче председателе итеп Баһави Фәхретдине сайлана. Беренче бөтендөнья сугышында һәм гражданнар сугышында йөреп, дөнья күреп, шомарып, тел белеп кайткан тәвәккәл бу кеше үз вазифаларын яхшы гына башкара.

Бераздан кулак дип авыл халкын Себергә сөрү башлана. Халык нахакка рәнҗетелә. Байлыкларын үз хәләл көче белән тапкан халык тар-мар ителә.

Беренче булып Гариф Мөхәммәдиев сөрелүгә дучар ителә. Каралты-куралары колхозга алына, бер өендә авыл советы урнаша. Аның кече улы Казанда укыган вакытта большевикларга кушыла, авылга кайтып колхозга керә һәм беренче камсомол хәрәкәтен башлап җибәрә.

Сөләйман Ибраһимовның да йорт-җире колхозга алына. Гаиләсендә 8 кеше сөрелә. Әллә ни байлыгы булмаган Габделгали Гарифының да 7 кешелек гаиләсе сөрелә. Югары мәхәллә имамы мулла Җәләл кулга алына. Йорт-җире, каралты-курасы сүтелеп колхозга алына. Үгез Мөхәммәтгалиенең 8 кешелек гаиләсе сөрелгән.

Яббар Мөхәммәдгалиенең колхозга кермәгәне өчен, мал-туарын конфисковать итәргә керәләр. Әтисе колхоз председателенә һөҗүм итмәкче булгач, боларның барысын да Магнитогорскига сөрәләр.

Карабаев Латыйпның шактый күләмдә җире булгач, мал-туарны да күп асраган. Иген игү , мал-туарны карар өчен яллы хезмәтчеләр тоткан,бик гадел кеше булган,кая барып тамак туйдырыйм дигән кешеләргә эш биреп, аларны ач үлемнән коткарып калган. Аның йорт-җире,маллары колхозга алынган.Үзе Малмыжга киткән, шунда яшәгән, ә балалары Петропавловскийга китеп, шунда гомер кичергәннәр. Бөтен Бөрбашта 8 семья сөрелгән. Аның да икесе сөрелергә тиеш булмаган. Сөрелгәннәренең дә байлыклары күп булмаган.

Авылда бер оешып,бер таралып азапланганнан соң,колхозлашу чынлап башлана.”Кызыл Татарстан”исеме кушып оештырылган күмәк хуҗалыкка колхозга беренче җитәкче итеп кул да куя белмәгән Шакир Закировны куялар.Белеме булмаса да бераз оештыру сәләте булган.Ул 1928 елдан,1931 елга кадәр председатель була.Колхозга член булып керүчеләр тарту көче булган атларын һәм иген игә торган эш коралларын,арба-чаналарын түләүсез колхозга тапшырырга тиеш иделәр.1935 елга Борбаш авылында 2 хуҗалыктан башка(Шаяхметов Хаҗиәхмәт һәм Гыймадиев Хайруллалардан башкалары) 270 хуҗалык күмәк хуҗалык булалар. Колхоз председательләре булып 1931-1932 елларда Гобәйдуллин Фатих, 1932-35 елларда Кукмарадан килгән Газиз Хөснетдиновлар тордылар. 1932 елда авылга фордзон тракторы кайта.бу уңайдан зур демонстрация оештырыла. Пошкырып, гөрләп барган тракторга кызыл флаглар тоткан крестьяннар иярә, яшьрәкләре җыр такмаклап бара:”Тимер айгыр кешни-кешни басуларны умыра, сукалый.” “1936-38 елларда колхоз председателе булып Борбаш Сәрдегәне авылыннан Галиев Фатих торган. Бу елларда, ягъни 1936 – 37 елның көзенә кадәр, ашлыклар җитешкәнче, халыкның ашарына такы – токы гына булды. Ипине Казаннан алып кайтып тамак туйдырдылар, ә инде Казанга үзе бара алмаган кеше шул Казанга йөрүчеләрдән бер кирпеч ипине 5 сумга сатып алдылар, ә акчаны һаман да шул чабата ясап, чыпта сугып хәзерләделәр. Ә юкәне урманнан кача – поса урлап алып кайттылар. Ул вакытта урманны бик нык саклыйлар иде. Хәтта инде өйгә көч – хәл белән алып кайткан һәм инде эшкәрткән, ягъни ясаган юкәләрне, үргән чабаталарны да һәр йортка кереп эзләп тапканын алып чыгып китәләр иде. 1937 елны җәйләр бик әйбәт килеп, игеннәр бик унды. Колхозда хезмәт көненә 8 кг ашлык өләшкәч, кеше тагын туйганчы ашый башлады. Колхозда яхшы эшләп хезмәт көне күп булган хуҗалыкларга атларны матур итеп киендереп, дугаларга кыңгыраулар тагып, сөлгеләр, яулыклар белән бизәп, алдагы атка кызыл кадап, бик олылап, хөрмәтләп өйләренә кертеп бирделәр. Инде ялкауларга, аз хезмәт көне булганнарга, арба өстенә чыпта ябып, ат дагасына да чыпта бәйләп керттеләр. Ә бер дә эшләмәгән иң ялкау хөрәсәннәргә эткә арба капчыкка берничә төрле берәр уч ашлык салып, аны буын – буын итеп бәйләп, бөтен халык алдында мәсхәрә итеп, өенә кертеп бирделәр. Эткә сбруйларны Галимуллин Шафик (аксак Шафик) хәзерләде. Ул елны ашлык шулкадәр күп булды, хәтта салырга амбарлар да җитмәде. Келәте зуррак хуҗалыкларга да салып тордылар, ат конюшнясы өстенә дә салдылар, конюшняның өрлеге сынып төшеп, Хакимулла абзый вафат булды. Шулай итеп, бу елларда колхоз хәйран тернәкләнеп, авыл халкы ярыйсы гына яши башлады”- дип яза авылдашыбыз Фазлыев Шәйдулла.

Бу елларда 1938- 40 елларда колхозны Фатыйхов Гариф җитәкләде, аннан сугышка китеп, шунда һәлак булды. Өлкәннәрнең хәтерендә авылда беренче коммунистларның берсе тыйнак, белемле. Кызыл армиядә яхшы хезмәт итеп, лейтенант дәрәҗәсе алып кайткан, 1907 елны туган, Гыйльметдинов Шәйхетдин Гыйльметдин улы җылы тәэсир калдырган. Комсомолларга беренчеләрдән булып кергән Шәйхи 1931 елдан 1939 елга кадәр авыл Советы башкарма комитеты секретаре булып эшли, фронттан кайтмаган. Бөрбаш авылы 1938 елга кадәр Кукмара районына кергән була. Шәйхетдин Гыйльметдинов инициативасы белән Бөрбаш авылы һәм Бөрбаш Сәрдегәне Балтач районы составына күчерелә. Район үзәге 40 км дан 12 генә км га кала. 1935 елда Балтач – Шәмәрдән юлына таш җәелә. Авыл эчендә Кукмара районы Зур Сәрдек, Сәрдекбаш һ. б авыл кешеләре эшлиләр. Ә үзебезнең авыл кешеләре Пчеловод авылыннан Шәмәрдән урманына кадәрге участокта эшлиләр. Шәрифулла Нигъматуллин бригадир була. Барлык эшләр дә кулдан башкарыла. Таш чыгару, аны ваклау, канау казу, ком җәю, аның өстенә таш җәю эшләре, иренмичә яхшы сыйфат белән эшләнә. Шул юл 1964- 65 елларга кадәр бозылмыйча тора. Аннан соң аны күтәреп, өстенә вак таш җәеп, юл бүлеге карап, тигезләп тора башлый. Соңа таба юлны авылдан читтә әйләнеп үтә торган итеп, асфальт җәйделәр. Бу эшләр 1989- 1990 елларда башкарылды.

Бөек Ватан сугышына авылыбыздан 224 кеше китә. Шуларның 85 генә исән- сау кире әйләнеп кайта. Сугышка беренче киткән авылдашларыбыз Нәгыймов Габделкави, Хаҗиев Тимербай, Фазлыев Тимергали, Хәйруллин Шәйхулла. Авылга сугыштан иң беренче үлгән хәбәр Мингалиев Мөхәммәтгали абыйга килә.

Сугыш чорында авылыбыз кешеләре арасыннан офицерлар һәм командирлар үсеп чыккан.

Майор Моратов Гайфетдин Шәмсетдин улы
Лейтенант Вәлиев Гата Мостафа улы
Лейтенант Фазлыев Шәйдулла Габдрахман улы
Кече лейтенант Гарипов Вагыйз Гариф улы
Кече лейтенант Гыйльметдинов Шәйхетдин
Кече лейтенант Мөхетдинов Гайфетдин

Сугышта һәлак булганнар истәлегенә авыл уртасында һәйкәл бар.

Комментариев нет:

Отправить комментарий