21/03/2016

***

Иләсләнеп юлдан атлап барам
Барам әле, барыр юлым бар.
Узган еллар төсен сызгаларга,
Бозгаларга ярый каләм бар.

Ярый әле бу дөньяның йөзен
Күрер өчен күңел күзем бар.
Чәчкәләрнең хуш исләрен тоям...
Юк ла, юллар гына миңа тар!

Күк гөмбәзе илтсен чиксезлеккә
Уйларым бит канат куйганнар.
"Җилләр салкынлыгы йомшарта ул,
Йөрәк көчен ала," - дигәннәр
Ялгышкансыз, димәк юлыгыздан
Чын терәкләр - дуслар киткәннәр!

Кыр уртасын ялгыз гына саклап,
Карап торган көчле имән дә
Җил-давылдан шартлап сынмас иде
Башкалары булса тирәдә.

Елга корый, әгәр аңа һәрчак
Чишмәләре суын коймаса.
Мин кем булыр идем икән, Ходам,
Чын дусларым янда булмаса?!

Өметсезлек тулган көндә якты,
Җылы нурын салыр күңелгә.
"Әйдә, сөйлә, бергә күңеллерәк,
Төннәр озын...калыйк күмергә!"

Үткен, төртке сүзләр дә бит
Үреләдер ныклы киңәшкә.
Иңне иңгә салыр кешеләрең
Булмасалар...нигә яшәргә?!

Бу юлларым, белмим, мәзәк булыр,
Кемгә аталганнар - аңларлар.
Шундук укып, " Һей, тилемсә тагын
Хыялланган," - диеп көлерләр.

Көлегез сез, бары көлегез сез!
Күз яшьләре битне юмасын!
Яшәргә рух биргән дусларымның
Үтәр юлы бозлы булмасын!
Сезле тормыш бүләк иткән Аллам,
Сезне миннән тартып алмасын!

(09.09.2015)

Комментариев нет:

Отправить комментарий