21 мар. 2016 г.

***

Исәнмесез, ә мин – билгесезлек,
Салыйм берегезне утларга.
Миндә янганнарның күңелләре
Охшап кала ташлы тауларга.

Исәнмесез, ә мин – “яңа хисләр”,
Янмасам да, әмма күмер мин...
Төннәрендә йокысызлык белән,
Ә көндезен моңга күмермен.

Ә мин – сагыш, иң ачысы булам,
Борчуларым белән кайнаткан.
Болытлы күк, тоташ яңгыр белән
Бик күпләрнең күңлен кайтарган.

Саләм миннән, чиксез ышанычтан
Йөрәгеңне синең ачтырган.
Ә соңыннан җил-давылга сойләп
Күз яшьләре белән ачыткан...

Кызу канлы сабырсызлык та бит
Читтә кала алмый, беләсез.
Ашык-пошык зур адымнар белән
Зур газапка безне төрәсез.

Хыялыйлык – иң зур хата икән,
Бик еракка, күккә очырган.
Вакыт үтеп ихлас хисләреңне
Таш астына синең качырган.
Шул ташлардан зур тау ясаган...

(31.07.2015)

Комментариев нет:

Отправить комментарий